Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Сак булсалар, чирмешәнлеләр дә шашлык кыздыра ала

Киләсе май бәйрәмнәрендә ничек шашлык кыздырмыйсың инде. Урманнарга якын торак пунктлардан, бакчачылык ширкәтләреннән тыш моңа рөхсәт бар барын...

Тик янгын күзәтчелеге белгечләре бу эшне бик саклык белән генә башкарырга киңәш итәләр. Мөгаен, төп шарт - көн җилсез булырга тиеш. Шашлыкны корылмалардан 5 метрдан да якын арада кыздырырга рөхсәт юк. Мангалдан ике метр диаметрдагы мәйданда янучан әйберләр булмаска тиеш. Шашлык кыздыру өчен ачык ут куллану ярамас, әзер күмер куллану бу процессны күпкә куркынычсызрак итә.

ТР Министрлар кабинетында журналистлар өчен узган брифингта белгечләр шашлык кыздыра торган урында  су сүндерү җайланмасы, су, ком булырга тиешлеген дә әйттеләр. Мангалны караучысыз калдырырга ярамый, утка гел күз-колак булып торырга кирәк.

Мәгълүм булганча, 17 апрельдән 10 майга кадәр республикада янгынга каршы махсус режим кертелде. Бу чорда учак ягу, чүп-чар, коры үлән яндыру катгый тыела. Шулай ук 17 апрельдән башлап, 21 көн дәвамында урманнарга керү дә чикләнә. Анда барып шашлык кыздырулар, учак ягулар ярамый да ярамый.

- Урман янгыны  ул - су агымы сыман. Аны туктату, тыю бик кыен. Көннәр коры тора, зинһар, халкыбыз ут белән сак булсын иде, - диде әлеге уңайдан республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев