Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Россиядә шикәр комы һәм йомырка аеруча нык кыйммәтләнгән

Бәяләр декабрь аенда күтәрелгән.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Росстат 2018 елда куллану бәяләре аналитикасын бастырып чыгарган. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.

Статистикадан күренгәнчә, барыннан да элек азык-төлек (4,7 процентка) кыйммәтләнгән. Шикәр комының бәясе – 28,9, йомырка – 26, ит 10 процентка диярлек арткан.

Бәяләр декабрь аенда аеруча нык күтәрелгән. Биредә, беренче чиратта, яшелчә һәм җиләк-җимеш турында сүз бара.

Азык-төлек булмаган товарлар арасында тәмәке – 10, дарулар – 4,6, бензин 9,4 процентка кыйммәтләнгән.

Фото: архив tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев