Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Россиядә коронавирустан вакцинаны сайлап алу мөмкинлеге булачак

Вице-премьер Татьяна Голикова россиялеләр вакцинаны 2021 елның беренче кварталында ук сайлый алачак, дип фаразлады.

 Россия халкы 2021 елның беренче кварталында ук коронавирустан кайсы вакцинаны ясатачагын сайлый алачак. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова сөйләде, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Голикова сүзләренчә, хәзер үк ике вакцинаның берсен сайлап алырга була — икенче вакцина гражданнар әйләнешенә чыккан инде. Һәр яңа вакцина барлыкка килү белән, россиялеләрнең сайлау мөмкинлеге булачак.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан ике Россия вакцинасы теркәлде: «Спутник V» һәм «ЭпиВакКорона». Ике препаратны да төбәкләргә җибәрү башланды.

Тагын бер вакцина сынау этабында. Аны Чумаков исемендәге иммунобиологик препаратларны тикшерү һәм эшкәртүнең Федераль фәнни үзәге эшли.

Свердловск өлкәсе «Медсинтез» заводыннан «Урал» препаратын сынау өчен тагын бер елга якын вакыт кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев