Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Россия Президенты Миңнехановны республика җитәкчесе вазифасына яңа срокка тәкъдим итүне хуплый

Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгы Владимир Путин белән видеоконференция режимында аралашты.

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика җитәкчесе вазифасына яңа срокка сайлауда катнашуын хуплады. Татарстанда республика җитәкчесе сайлаулары быел көзен бердәм тавыш бирү көнендә узачак, - дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

«Сезнең вәкаләтләрнең гамәлдән чыгуын беләм. Татарстан төп күрсәткечләр буенча федерациянең барлык субъектлары арасында лидер булып тора, бу чынлыкта да шулай. Боларның барысына да республика башлыгы вазифасында сезнең эшчәнлегегез нәтиҗәсендә ирешелде. Шуңа күрә, һичшиксез, сезне республика җитәкчесе вазифасына кандидат буларак киләсе срокка тәкъдим итүне хуплыйм», — диде Владимир Путин.

Россия Президенты Рөстәм Миңнехановка Татарстан Президенты вазифасында эшләгән чорлары өчен рәхмәт әйтте, республика җитәкчесе булып сайланган очракта, аңа киләсе эшчәнлек чорында уңышлар теләде.

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга ярдәме һәм ышанычы өчен рәхмәт белдерде. «Мин — сезнең команда әгъзасы, сез хуплаган очракта мин алга таба эшләргә әзер», — диде ТР Президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев