Россиядә 2026 елда кайсы айларда пенсия артачак?
2026 елдан Россиядә иминият пенсияләре 2 этапта индексацияләнә башлый. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итте.
«Пенсияләр 2 тапкыр: февральдән – узган елгы инфляция буенча, ә апрельдән Социаль фондтагы керемнәр дәрәҗәсе буенча артачак», – дигән Мишустин.
Финанс университетының Халыкара бизнес кафедрасы доценты Наталья Орлова хәбәр иткәнчә, 2026 елда Россиядә уртача пенсия 25 мең булачак. Аның сүзләренчә, Ерак Төньяк төбәкләрендә, шулай ук Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта аеруча югары түләүләр көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев