Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге яңа туган балалар өчен СНИЛСларны проактив режимда рәсмиләштерүне дәвам итә

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге яңа туган балалар өчен шәхси лицевой счётларның иминият номерларын (СНИЛС) проактив режимда рәсмиләштерүне дәвам итә. СНИЛС рәсмиләштерү өчен ата-аналарга гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Иминиятләштерү номеры баланың тууын ЗАГС органнарында теркәгәннән соң ук бирелә һәм гомере буе гамәлдә була. Социаль фондның төбәк бүлегенә мәгълүмат  кергәннән соң, әнинең "Дәүләт хезмәте" порталындагы  шәхси кабинетына лицевой счёт ачылу турында хәбәрнамә җибәрелә.

Ата-аналарның порталда расланган исәп язуы булмаган очракта, СНИЛСны Социаль фондның Татарстан бүлеге клиент хезмәтенә яисә күпфункцияле үзәккә шәхсән мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин. Моның өчен мөрәҗәгать итүченең паспорты   һәм баланың туу турында таныклыгы кирәк булачак.  Иминиятләштерү номеры мөрәҗәгать иткән көнне үк бирелә.

"Баланың шәхси исәп номеры  социаль түләүләр билгеләү һәм ана капиталын рәсмиләштерүдән алып, мәҗбүри медицина иминияте полисы алу һәм медицина оешмасына беркетелү кебек күпчелек дәүләт хезмәтләрен рәсмиләштергәндә кулланыла. Киләчәктә СНИЛС хезмәт эшчәнлеген раслау һәм  пенсия хокукларын формалаштыру өчен дә кирәк булачак», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

СНИЛС 11 цифрдан тора һәм бер тапкыр гына бирелә. Ул фамилия алмаштырганда яки документларны югалткан очракта да үзгәрми. Хезмәтләрдән файдалану  өчен иминият таныклыгының  кәгазь форматы таләп ителми – мөрәҗәгать иткәндә, шәхси исәп номерын белү дә җитә. Ул мәгълүмат ата-ананың берсенең шәхси кабинетында бар.

ЗАГС, Социаль фонд һәм "Дәүләт хезмәте" порталы системаларында анкета мәгълүматлары туры килгән очракта, СНИЛС турындагы мәгълүмат ананың шәхси кабинетында күрсәтелә. Әгәр фамилия алмашынганнан соң мәгълүматлар яңартылмаган булса, баланың СНИЛСы турындагы белешмәләр күренмәскә мөмкин, бу очракта шәхси мәгълүматларны актуальләштерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев