Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Республикабызның алты балалар бакчасында ата-аналар өчен бушлай консультация үзәкләре эшли

Әлеге үзәкләр «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында ачылган.

Узган елда Татарстанның алты балалар бакчасы «Балалы гаиләләргә ярдәм итү» федераль проектында җиңү яулаган.

Бу проект «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Казанның Яңа Савин районындагы 151 нче, Мәскәү районындагы 403 нче балалар бакчалары, «Егоза» белем бирү үзәге һәм Чаллы шәһәренең 95  нче «Балкыш», 12 нче «Гусельки» һәм 105 нче «Дюймовочка» балалар бакчалары җиңүчеләр арасында. Аларда ата-аналар өчен балаларга тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләре буенча консультация үзәкләре ачылды. Әлеге үзәкләрнең белгечләре ерак торак пунктларда яшәүче ата-аналар белән очрашып консультацияләр үткәрә.

18 яшькәчә балалары булган ата-аналарга былтыр барлыгы 120 200 консультация уздырылган. Бу эш быел да дәвам итә. Консультация үзәкләренең эшчәнлеге турында тулырак мәгълүматны балалар бакчаларының сайтларыннан карап белеп була.

Әлеге проектка федераль бюджеттан 21,2 миллион сумнан артык субсидия бүленгән, ТР бюджетыннан — 4,9 миллион сум һәм 3,8 миллион сум күләмендә оешмаларның бюджеттан тыш чаралары да җәлеп ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X