Райондашлар, “Безнең Чирмешән”гә бүген язылып калсагыз гына
25 июньдә 2025 елның икенче яртыеллыгына “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) газетасына язылу кампаниясе төгәлләнә.
Бүген әле район почта бүлекләрендә подписка квитанцияләре тутыртып өлгерергә мөмкин. 24 июньгә алынган мәгълүматлар буенча, почта бүлекләре аша “Безнең Чирмешән”гә (“Наш Черемшан”)га районда 1634 якташыбыз язылган. Әлеге периодик басмага, үзегез килеп алу шарты белән, арзанрак бәядән район газетасы редакциясендә дә 30 июньгә кадәр язылырга мөмкин.
“Безнең Чирмешән”гә (“Наш Черемшан”)га язылучыларга газетаның тәүге саны 4 июльдән килә башлаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев