Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Радиатор өстендә – кычыткан чыпчыгы

Кошларның агач башында, куышларда, җирдә оя корып бала чыгаруына гаҗәпләнмибез, ә менә йөреп торган машинада!.. Лашманда, Тәлгать Вәлиев йөртүче мәктәп автобусына кычыткан чыпчыгы оялаган. -Дүрт көн элек, радиаторга су өстәргә уйладым, аның өстендәрәк җыелган салам өеме уртасында кечкенә генә ике йомырка күреп аптырап киттем. Аларга кагылмадым. Бүген инде йомыркалар алтау...

Кошларның агач башында, куышларда, җирдә оя корып бала чыгаруына гаҗәпләнмибез, ә менә йөреп торган машинада!..


Лашманда, Тәлгать Вәлиев йөртүче мәктәп автобусына кычыткан чыпчыгы оялаган.

-Дүрт көн элек, радиаторга су өстәргә уйладым, аның өстендәрәк җыелган салам өеме уртасында кечкенә генә ике йомырка күреп аптырап киттем. Аларга кагылмадым. Бүген инде йомыркалар алтау ук булган.

Тәлгать автобусы көн дә диярлек рейста, юлда. Бүген ул район үзәгенә укучылар алып килгән.

"Йомыркаларның "хуҗасы" әни чыпчык та арттан калмады, минем белән килеп, минем белән кайта", - ди автобус йөртүче.

Бу автобус төнгелеккә мәктәп янында тора. Аны, билгеле, кычыткан чыпчыгы "саклый". Озакламый җылы радиатор яны бушап калыр, Лашман өстендә кечкенә кошчыклар канат кагар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп автобусына кычыткан чыпчыгы оялаган Чирмешән районы.