Пәйгамбәр тырнагы чәчәгенең файдасын күр
Белеп торыгыз

Пәйгамбәр тырнагы чәчәгенең файдасын күр

Пәйгамбәр тырнагы (календула) чәчәген халык медицинасында элек-электән файдаланганнар.

Бу чәчәк төнәтмәсе халык медицинасында киң кулланыла.
Мәсәлән, баш әйләнгәндә 10 грамм пәйгамбәр тырнагы чәчәген 200 миллилитр кайнар суга салып, төнәтмә ясарга. Шуны көненә 3 тапкыр 1-3әр аш кашыгы эчәргә.
Баш әйләнүдән тыш, аны бөердә таш һәм ком булганда, бәвел кудыргыч итеп, рахит авыруларыннан, ютәлдән, ашказаны авыртудан дәва итеп тә кулланырга мөмкин.

чыганак


Нет комментариев