Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Премияле контракт: пилотсыз очкыч белгечләренә нинди түләүләр һәм ташламалар каралган

Хәрби хезмәттә югары технологияләр югары җаваплылык та таләп итә һәм аңа түләү дә яхшы. Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Рушан Даутов белән әңгәмәбезнең икенче өлеше пилотсыз системалар бүлекчәләрендә контракт буенча хезмәт итүче хәрбиләр өчен социаль гарантияләр һәм финанс стимуллары хакында.

Матди ярдәм беренче көннән үк башлана: контракт төзегәндә хәрби хезмәткәргә 400 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган.

 Хезмәт процессында өстәмә түләүләр дә бар:

-СВОда катнашкан өчен - ике оклад (тору вакытына пропорциональ рәвештә) һәм тәүлеккә 4240 сум.

-Нәтиҗә өчен зур премияләр: дошманның коралларын һәм техникасын юк иткән яки кулга төшергән өчен - 500 мең сумга кадәр. Аеруча кыйммәтле берәмлекләрне кулга төшергән өчен (мәсәлән, “Абрамс” танкы яки HIMARS җибәрү җайланмасы) – 1 миллион сумга кадәр.

- Актив һөҗүмдә яки оборона чараларында катнашкан өчен - 10 мең сумнан 12 мең сумга кадәр.

Гаиләне һәм көнкүрешне яклаучы социаль гарантияләр:

- Барлык тиешле ташламалар белән хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы бирелә.

- Хезмәт срогы вакытында төп эш урынын сакланып кала.

- Хәрбиләрнең балаларын югары уку йортларына бюджет урыннарына конкурстан тыш кабул ителә.

-Кредит каникуллары бирү, бурычлар буенча түләтүләрне туктатып тору һәм кредитларны исәптән чыгару мөмкинлеге.

Тулырак мәгълүмат алу өчен хәрби комиссариатка килергә яисә 8(84396) 2-26-55, 8 (906) 117-79-38 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Төгәл мәгълүматны кайда алырга һәм документларны кая тапшырырга мөмкин? Газетаның киләсе санында шул хакта укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев