Пенсионерларның бер өлеше икеләтә түләү ала башлаячак
80 яшькә җиткән пенсионерлар икеләтә арттырылган өстәмә түләү ала башлаячак, дип аңлашыла «Иминият пенсияләре турында»гы Федераль законнан.
2026 елның 1 гыйнварыннан картлык буенча иминият пенсиясенә билгеләнгән түләү күләме 7,6 процентка индексацияләнде, ул 9583,69 сум тәшкил итә. Февральдән аларга арттырылган пенсия киләчәк.
80 яшькә җиткән россиялеләр өчен кагыйдә буенча, теркәлгән түләүне 100 процентка арттыралар. Әйтик, бу категория пенсионерлар өчен ул 19 169,38 сум тәшкил итәчәк.
Шулай ук 80 яшь тулгач, пенсионерларга тәрбия өчен өстәмә түләү каралган. 1 гыйнвардан аны 1413,86 сумга кадәр арттырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев