Патшалар эчемлеге
Хуш исле, искиткеч тәмле әлеге эчемлекне патшалар эчемлеге дип йөртәләр. Ураза вакытында бик теләп эчә торган эчемлек бу. Бу эчемлек нәрсәсе белән файдалы соң?
Шәрык медицинасында ул барлык авыруларга да дәва булып исәпләнә – тынычландыра, кан басымын көйли, иммун системасын ныгыта, анда антиоксидантлар бар, холестеринны киметә. Шәрык табиблары, эчемлек йөрәк авыруы, бавыр, ашказаны белән интегүчеләр өчен файдалы, дип исәпли. Ябыгырга теләүчеләргә дә файдасы тия. Әмма кан басымы түбән булганнарга, аллергия белән интегүчеләр өчен, язва булган очракларда бу эчемлек тыела.
Патшалар эчемлеген әзерләр өчен чишмә суы яки фильтр аша чыгартылган су куллансагыз әйбәт.
Тулырак: http://www.syuyumbike.ru/news/desert/patshalar-echemlege
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев