Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

«Омикрон»ның яңа төре Россиянең бөтен төбәкләренә таралган

Россиядә «стелс-омикрон» белән авыручылар арта – штамм илнең барлык төбәкләрендә диярлек бар, әмма Covid-19 белән авырулар санының артуы көтелми. Бу хакта Роспотребна дзорның эпидемиология фәнни-тикшеренү институты белгече Камил Хафизов сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Россиядә BA .2. шулай ук тотрыклы рәвештә үсә һәм илнең үзәк өлешендә „омикрон“ ның барлык ачыкланган очракларының яртысыннан артыгын тәшкил итә», – ди белгеч.

Хафизов «стелс-омикрон» таралу сәбәпле, авырулар санының кискен күтәрелүе көтелми, дип белдерде. Чөнки халыкның күпчелек өлеше вакцинация яки авырып алу нәтиҗәсендә иммунитетка ия.

Россиядә март ае буе коронавирусның кимүе күзәтелә. 23 мартта Россия буенча 26 826 авыру очрагы ачыкланды. Шулай ук биш көн рәттән коронавирус инфекциясеннән 500дән дә ким үлем очрагы теркәлгән.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев