Өйдәге аптечкада нәрсәләр булырга тиеш?
Чирләмәгез!
- Җәрәхәтләрне һәм яраларны төзәтә торган чаралар: 3 процентлы водород перекисе, мирамистин, йод, хлоргексидин, зелёнка.
- Авыртуны баса һәм температураны төшерә торган дарулар: ибупрофен, парацетамол, но шпа (дротаверин, папаверин).
- Буыннар авыртканнан мазьлар.
- Аллергиягә каршы: лоратадин.
- Йөрәк авыртканнан: нитроглицерин.
- Агулану очраклары була калса: полисорб, смекта, регидрон.
- Эч йомшарта торган: лактулоза (дюфалак). Эч катканнан ашыгыч ярдәм сыйфатында клизма ясау өчен микролакс.
- Югары кан басымын төшерә торган: каптоприл.
- Салкын тигәннән: борын юдырта торган эремәләр, кан тамырларын кыса торган борынга тамызу өчен тамчылар (називин), тамак авыртканнан суыра торган леденецлар (холлс, стрепсилс).
- Даруларны караңгы, салкынча һәм балалардан ерак булган урында саклагыз.
- Яраклылык вакыты чыкканнарын ыргытып, яңаларын өстәп торыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев