Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Нут борчагы гомерне озайта

Белгечләр озак яшәүчеләр нәрсә ашарга яратуын ачыклаган.

Төрле тикшеренүләр күрсәткәнчә, озак яшәүчеләр-рекордсменнар еш кына һәркем өчен кулланырга мөмкин булган ризыклар файдалана икән. Шуларның берсе — фундук. Бу чикләвек баш миен ныгыта, Е һәм В6 витаминнарына бай.
Банан — озын гомер бүләк итүче җимешләрнең берсе икән. Бу җимеш хәтерне ныгыта, ашкайнатуны яхшырта һәм хәтта организмны онкология авыруларыннан сакларга сәләтле.
Тулы бөртекле ашлыктан әзерләнгән ризыклар бик файдалы. Алар эчәклекнең сәламәтлеген саклый, кандагы шикәр дәрәҗәсен контрольдә тотарга һәм артериаль кан басымын нормальләштерергә булыша. Моннан тыш, андый ризыклар йөрәк авырулары булганда да файдалы.
Озак яшәүчеләр куллана торган азык-төлек арасында нут борчагы лидерлык позициясен били. Ул А, С, Е, К витаминнарына, В төркеме витаминнарына, шулай ук фосфор, калий, кальций, тимер һәм магнийга бик бай. Нут күзәнәкләрне һәм тукымаларны тергезүне тизләтә.
Кара фасоль шулай ук озак яшәүгә ярдәм итә. Анда клетчатка, А, В2, В3, В6, В9 витаминнары, фолий кислотасы, кальций, фосфор, цинк һәм магний күп. Фасоль холестерин дәрәҗәсен киметергә, ашкайнату һәм эчәклек эшен яхшыртырга сәләтле.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев