Ноябрь уртасында кемнәрнең уңыштан башы әйләнер?
Астрологлар йолдызнамәнең өч билгесенә искиткеч көннәр вәгъдә итә.
10 ноябрьдән соң Балыкның тормышы чагу төсләргә күмеләчәк. Барлык эшләре җайга салыначак, уңышка ирешәчәк. Вакыйгалар зур тизлек белән алышыначак. Балык барысына да өлгерәчәк. Хәтта яңа тормыш башларга да!
Игезәкләрне шәхси тормышта бәхет көтә. Ноябрь уртасында башланган мөнәсәбәтләр бик җылы, озайлы булачак. Туй һәм бәби туу көтелә. Бу көннәрдә яңа эш башлау да уңышлы булыр. Йолдызлар Игезәкләргә мөмкин кадәр актив булырга куша.
Чаян өчен дә “туган ае” бик нәтиҗәле булмакчы. Шулай да йолдызларның күктән учыгызга килеп төшүен көтмәгез, Чаяннар, тырышлык кирәк булачак. Хәер, сез барысына да тырышып ирешергә өйрәнгән инде. Ноябрь ахырында рәхәтләнеп тырышлыгыгызның җимешләрен тәмләрсез. Бәхетле тормышка билет кесәгездә дип уйлагыз!
Кемнәрнең билгеләре телгә алынмады, кайгырмагыз! Астрологлар 10-20 ноябрьдә йолдызлар энергиясенең бик көчле булуын фаразлый. “Өстәгеләр” уңга-сулга бәхет чаткылары сипмәкче икән. Безгә дә эләкми калмас әле!
Ә сез йолдызнамәгә ышанасызмы, дуслар?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев