Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Нинди ризыкларны еш ашарга ярамый?

Хәтта җимеш смузие да сәламәтлеккә куркыныч тудырырга мөмкин, чөнки анда шикәр күп.

Күп кенә продуктларны, файдалы булса да, еш ашарга ярамый. Диетолог “Marie Clair” басмасы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән, дип яза “KazanFirst”. Мәсәлән, чәчәк кәбестәне һәм әвернә чәчәкле башка яшелчәләрне (кәбестәләрнең барлык төрләре, шпинат, шалкан, руккола, торма) еш куллану калкансыман биздә гормоннар җитмәүчелеккә китерергә мөмкин.

Тунец балыгын да күп ашарга ярамый. Терекөмешкә бай булганлыктан, йөрәк-кан тамырлары системасына зыян салуы бар. Белгечләр бу балыкны атнасына бер тапкыр гына кулланырга киңәш итә.

Ярма һәм мюсли иртәнге аш өчен файдалы ризык булып саналса да, пешергәндә файдалы матдәләрен югалта. Өстәвенә шикәре дә зур микъдарда. Консервланган ризыклар кислотага бай. Алар бисфенол-А – синтетик эстрогеннан тора. Бу матдәнең дә төрле чирләргә китерү куркынычы бар. Хәтта җимеш смузиен да, сәламәтлек өчен файдалы эчемлек дип саналуына карамастан, шикәре күп булганлыктан, еш кулланмаска киңәш ителә.

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев