Мунчага салым салынамы?
Социаль челтәрләрдә, быелдан мунча һәм абзарларга салым сала башлаячаклар, дигән хәбәрләр булды. Дөресме бу?
─ Физик берәмлекләрнең милкенә салым Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында мәгълүмат булган хуҗалык корылмаларына гына салына. Сүз көнкүреш һәм башка ихтыяҗлар өчен абзарлар, мунчалар, теплицалар һәм башка кирәк-яраклар өчен билгеләнгән ярдәмче корылмалар турында бара.
Хуҗалык корылмасын реестрга кертсеннәр һәм аңа хокукларны теркәсеннәр өчен ул күчемсез милек билгеләренә ия булырга тиеш: капиталь төзелеш, җир белән нык бәйләнгән булырга, шуңа күрә аны зыян китермичә күчереп йөртү мөмкин булмаска тиеш.
Әгәр хуҗалык корылмасы реестрга кертелгән булса, аның кадастр бәясе билгеләнә. Ул салым базасын билгеләү өчен кулланыла.
Хуҗалык корылмасының мәйданы 50 квадрат метрдан артмый икән, салым салынмый. Ташлама участокта урнашкан, шәхси торак төзелеше, шәхси хуҗалык алып бару, бакчачылык, яшелчәчелек өчен бер хуҗалык корылмасына карата кулланыла. Шул ук вакытта әлеге хуҗалык корылмасы эшкуарлык эшчәнлегендә файдаланылырга тиеш түгел.
Әлеге нигезләмәләр 2025 елга кадәр дә кулланылды. Салым ташламалары исемлеге белән Русия Федераль салым хезмәте сайтындагы “Милек салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында белешмә мәгълүмат” сервисында танышырга мөмкин.
Кадыйр Гомәров фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев