Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Мәшәкатьләр башланды

Лашман авылында яшәүче бакчачы Рөстәм Галимов борыч һәм помидор орлыкларын чәчкән дә. "Борычны - февральдә, ә помидорны март башында чәчтем. Алар инде шытып та чыктылар, - ди һәвәскәр бакчачы. - Орлыклар тизрәк шытып чыксын өчен, аларны алоэ согында бер тәүлек тотам. Моның өчен алоэның бер сабагын кисеп аласың да, ике...

Лашман авылында яшәүче бакчачы Рөстәм Галимов борыч һәм помидор орлыкларын чәчкән дә.


"Борычны - февральдә, ә помидорны март башында чәчтем. Алар инде шытып та чыктылар, - ди һәвәскәр бакчачы. - Орлыклар тизрәк шытып чыксын өчен, аларны алоэ согында бер тәүлек тотам. Моның өчен алоэның бер сабагын кисеп аласың да, ике өлешкә, аркылыга бүләсең. Орлыкларны шунда салып куям. Бер тәүлектән соң туфракка чәчәм. Туфракны да көздән әзерләп калдырам. Дөрес, аңа кибеттән томатлар, яшелчәләр өчен махсус туфрак сатып алып катнаштырам. Кибет туфрагында черемә артык күп була, шуңа да ул тиз кипшенә".

Рөстәм абый әйтүенчә, хәзер помидор, борыч чәчәргә иң кулай вакыт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман Яз мәшәкатьләре

2
X