Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

МРОТны 27 мең сумга җиткермәкчеләр

Россиядә киләсе елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен (МРОТ) чама белән 20 процентка арттыру күздә тотыла. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов хәбәр итә.

Быелга МРОТ 22 440 сум (НДФЛ белән) күләмендә билгеләнгән. Арттырылганнан соң ул 27 мең сумга җитәргә мөмкин.

«Президентның МРОТны арттыру буенча куйган бурычларыннан һәм фикер алышулардан чыгып, ул чама белән 20 процентка индексацияләнер дип уйлыйм. Инфляциядән зуррак күрсәткеч булачак бу», – дип билгеләп үткән Нилов.

Аның әйтүенчә, минималь хезмәт хакы арту 4-5 миллион кешегә кагылачак.

Хөкүмәт МРОТны арттыру турында закон проектын, киләсе өч елга федераль бюджет проекты белән бергә, көз көне Дәүләт Думасына кертәчәк. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев