Мошенниклар кеше алдауның нинди юлларын гына уйлап чыгармый. Аларның фантазиясенең чиге юк.
Яшел Үзәннең бер йорты подъездында билгесез зат пыяла банкалар сатып алам дип, алыш-биреш ясаганда 5000 сумлык ялган акча кулланып, берәүнең 4500 сум акчасын үзләштергән. Ягъни 500 сум урынына 5 меңлек биреп, банка сатучыдан сдачага 4500 сум чын акча алган. Башы эшләгән алдакчының. Акча ясап та торасы булмаган. Шуның кадәр ышанучан булырга ярамый да бит.
Фото pixabay.com
Нет комментариев