Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Мошенниклар акча урлауның яңа ысулын уйлап тапкан

Банк белгечләре мошенникларның акча урлауның яңа ысулын уйлап табуын ачыклаган. Аферистлар, кешеләрне алдауның торган саен катлаулануын аңлаган хәлдә, дәүләт оешмалары хезмәткәрләре исеменнән шалтырата башлаган.

Алар, билгесез номердан шалтыратып, дәүләт структуралары вәкиле исеменнән, сезгә заказлы хат бар, дип хәбәр итәләр. Шуннан, аны нинди адрес буенча электрон почтага җибәрергә, дип сорыйлар. Кеше риза булса, аферистлар тикшерү кодын (проверочный код) әйтергә кушалар. Аннан соң телефонга “Код восстановления доступа к учетной записи” дигән хәбәр килә. Күпләр шушы этапта, алдарга маташуларын сиземләп, сөйләшүне туктата.

Ә сөйләшүне дәвам итүчегә, имештер, моңа кадәр аның аферистлар белән сөйләшүе, аларның Дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтын җимерүләре, аккаунтны торгызу өчен янә кодны әйтергә кирәклеге турында аңлата. Менә шунда инде кеше кырыгалдарларның корбанына әйләнә.

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев