Мордва Афонькәсе һәм Чуваш Афонькәсе авыллары тарихы турында китап чыкты
“Мордовское Афонькино и Чувашское Афонькино. Исследования. Воспоминания. Люди” китабы дөнья күрде.
Әлеге авыллар тарихына багышланган хезмәтне 36 ел укытучы булып эшләгән, Мордва Афонькәсендә яшәүче Зинаида Агеева язган. Китапның презентациясе җәен, Мордва Афонькәсендә оештырылган Троица һәм Авыл көне бәйрәмнәре вакытында булды. Ниһаять, басманы үзәк китапханәдә дә тәкъдим иттеләр.
-Районыбызның барлык авыллары турында да диярлек китаплар бар иде. “Нишләп әле безнең авылларныкы гына юк?!” дип уйладым һәм әлеге хезмәткә алынырга булдым. Бу эштә хәзер Омскида яшәүче авылдашыбыз Александр Агеев ярдәм итте. Ул бик күп гаиләләрнең нәсел шәҗәрәләрен төзеде, башка материалларны да туплады. Рәхмәт аңа. Бастыруын бурычка акча җыеп башкарып чыктым, китап сатылган акчага шул чыгымнарны каплаттым, - диде Зинаида Витальевна.
Китапта Мордва Афонькәсе һәм Чуваш Афонькәсе авылларының барлыкка килү тарихына багышланган язмалар, авыл халкының истәлекләре, якташлары Советлар Союзы Герое Павел Цаплинның тормышы һәм эшчәнлеге турында мәгълүмат, Бөек Ватан сугышы чоры һәм сугыштан соңгы елларда авыл халкының тормышы, туган як фольклоры үсешенең үзенчәлекләре, колхозлар оешу, Мордва Афонькәсе авыл җирлеге барлыкка килү турында язмалар, фотолар урын алган.
Сүз уңаеннан, китап 100 данәдә бастырылган. Алар инде сатылып беткән дә. Зинаида Агеева китапны тулыландырырга һәм тагын бастырырга ниятли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев