Мобилизациянең икенче дулкыны булырмы?
Мобилизациянең икенче дулкынына ихтыяҗ юк. Бу хакта Россия Президенты туры элемтә һәм зур йомгаклау конференциясе барышында әйтте.
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, өлешчә мобилизация вакытында 300 мең кеше җыелган. Шуннан соң Хакимият контракт нигезендә хәрбиләрне җыюга күчә. Кичәге көнгә армиягә 486 мең кеше кергән. Һәм Ватанны сакларга әзер ир-атлар агымы кимеми, дип ассызыклады президент. Көн саен бөтен ил буенча хәрби комиссариатларга 1,5 мең волонтер килә.
Путин шулай ук билгеләп үткәнчә, беренче дулкыннан мобилизацияләнгәннәр үз эшен бик яхшы башкара. Аларның 14е Россия Герое булды.
Владимир Путин зур матбугат конференциясе барышында елга нәтиҗә ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев