Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Мәктәпкә - автобус белән

Районда 14 мәктәп автобусы бар. Алар 20 маршрут буенча 34 авылдан 250 укучыны мәктәпләргә йөртә. Бу автобусларның барысына да ГЛОНАС+112 навигация системасы, эчке һәм тышкы видео теркәү көйләнгән, куркынычсызлык каешлары, хәвеф кнопкалары белән дә җиһазландырылган. -Быел Иске Котыштан Ульяновкага яңа маршрут ачылды,- ди район мәгариф бүлеге начальнигы Хәммәткамил Хәкимов. -...

Районда 14 мәктәп автобусы бар. Алар 20 маршрут буенча 34 авылдан 250 укучыны мәктәпләргә йөртә.

Бу автобусларның барысына да ГЛОНАС+112 навигация системасы, эчке һәм тышкы видео теркәү көйләнгән, куркынычсызлык каешлары, хәвеф кнопкалары белән дә җиһазландырылган.
-Быел Иске Котыштан Ульяновкага яңа маршрут ачылды,- ди район мәгариф бүлеге начальнигы Хәммәткамил Хәкимов. - Иске Котыштан 3 укучы Ульяновка урта мәктәбендә укый.
Югары Чегодай, Түбән Чегодай, Кече Чегодайдан 28 бала Чирмешән лицеена укырга килә. 1нче Чирмешән урта мәктәбендә Казанкадан килеп 25 укучы белем ала. Ульяновка урта мәктәбенә алты авылдан 50дән артык бала йөреп укый.
-Сосновка, Саминовка, Девичья Поляна, Нагорныйдан укучыларны үзебезнең автобус белән барып алабыз,- ди Ульяновка урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Анатолий Рыбкин. - Иске Котыш һәм Утыз Имән мәктәпләре укучыларын үз автобуслары белән китерәләр. Укытучылар график буенча балаларны озатып йөриләр.
Районда 27 мәктәптә 2391 укучы белем ала. Мәктәпләрнең 14-се урта, 11 - төп һәм 2се башлангыч.
Барлык автобусларда да укучыларның иминлеге кайгыртыла. Алар вакытында дәрескә килеп җитә, ә дәресләрдән соң кайтарып куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Школа