Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Миңнеханов: Ковид белән авыручылар ике тапкыр артты, битлекләр киегез, прививка ясатыгыз

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны коронавируста белән авыручылар арту сәбәпле, саклык чараларын күрергә өндәде. Республикада авыручылар саны 1,8 тапкыр артты, дип белдерде ул республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә.

Бу шартларда вакцинация һәм ревакцинация буенча эшне активлаштыру мөһим, дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, 8 сентябрьгә Татарстанда беренче компонент белән 2 миллион 707 мең кешегә прививка ясалган, икенчесе белән – 2 миллион 536 мең кешегә.

«Санитар таләпләрне катгый үтәргә кирәк. Халык белән даими элемтәдә эшләүче, хезмәткәрләре күп булган, социаль дистанцияне үтәү мөмкинлеге булмаган коллективларда битлек режимын кертергә тәкъдим итәбез», – дип китерә ТР Президенты сүзләрен аның матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, республикада коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны артуның яңа дулкыны башланды. Әйтик, кичә Татарстанда Сovid-19 белән авыруының 755 яңа очрагы ачыкланган. Республика хастаханәләрендә өстәмә йөз ятак куелды. 

 

 

 Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев