Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Медицинада өч миф бар!

Сез дә аларга ышанасызмы? Белгечләр сәламәтлеккә кагылышлы ялгыш өч фикерне инкарь иткән.

1нче миф: көнгә ике литр су эчәргә кирәк.
Чынлыкта исә сыеклыкны куллану нормасы кешегә бәйле. Аерым алганда, аның физик активлыгы, туклануы, шулай ук шәхси ихтыяҗлары дәрәҗәсе күздә тотыла. Моннан тыш, кулланыла торган сыеклыкка су гына түгел, ә башка эчемлекләр һәм сыек ризыклар, мәсәлән, ашлар да керә.

2нче миф: майлы ризыклар сәламәтлек өчен зарарлы.
Ябыгырга теләүчеләр еш кына майсызландырылган продуктларга күчә, әмма бу сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин. Эш шунда, майсызландырылган ризыкларда татлы өстәмәләр бар, алар авырлыкны киметергә бөтенләй булышмый. Моннан тыш, майлар эчке органнарны саклауда мөһим роль уйный һәм бөтен организмның дөрес эшләвенә ярдәм итә. Шул сәбәпле, чикләвекләрдән, майлы сөт продуктларыннан, шулай ук балыктан баш тартырга ярамый.

че миф: тонык яктылыкта укудан күзләрнең күрүе бозыла.
Бу, чыннан да, күзләр өчен бик үк файдалы түгел, ләкин күрү өчен кире кайтарылмаслык нәтиҗәләргә китерми. Мондый уку күзләрнең корылыгын һәм арыганлыгын китереп чыгарачак, әмма сәламәтлек өчен куркыныч түгел.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев