Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Машинаңа түбәдән төшкән кар зыян салса, нишләргә – юрист киңәшләре

Яз машина йөртүчеләргә көтелмәгән "бүләкләр" дә алып килде. Татарстанның берьюлы берничә шәһәрендә - Чаллы, Казан һәм Мамадышта эри башлаган кар торак йортлар янында калдырылган машиналарга зыян китерде. Социаль челтәрләр фотолар һәм хәвефле хәбәрләр белән тулган. Мисал өчен, Казанның «Кояшлы шәһәр» микрорайонында кызыл төстәге «Honda Jazz» автомобиленең түбәсе һәм алгы тәрәзәләре...

Яз машина йөртүчеләргә көтелмәгән "бүләкләр" дә алып килде. Татарстанның берьюлы берничә шәһәрендә - Чаллы, Казан һәм Мамадышта эри башлаган кар торак йортлар янында калдырылган машиналарга зыян китерде.


Социаль челтәрләр фотолар һәм хәвефле хәбәрләр белән тулган. Мисал өчен, Казанның «Кояшлы шәһәр» микрорайонында кызыл төстәге «Honda Jazz» автомобиленең түбәсе һәм алгы тәрәзәләре яньчелгән, Попов урамындагы бер йорт янында боз кисәге кара төстәге чит ил машинасының арткы тәрәзәсен тишкән, Чаллыда ак төстәге «Kia» автомобиленә зыян килгән, Мамадышның Азин урамында зур кар кисәге кызыл «Toyota»ның алгы өлешен изгән. Мондый хәлгә юлыккан машина йөртүчеләр, гадәттә, нәрсә эшләргә икәнлеген белми һәм паникага бирелә. Бу очракта нишләргә соң? Әлеге сорауларга хокук саклау органнарында ачыклык керттеләр.

- Түбәдән төшкән кар автомобильгә зыян китерә икән, аның хуҗасына полициягә мөрәҗәгать итәргә һәм участковый чакыртырга кирәк. Алар вакыйга булган урынны тикшереп, беркетмә төзи. Шуннан соң әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә һәм тиешле процессуаль карар чыгарыла. Бу, кагыйдә буларак, РФ Җинаять кодексының 167 маддәсе буенча («Милекне белә торып юкка чыгару яки зыян китерү») җинаять эше ачудан баш тарту турындагы карар, - дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән.



Мондый очракларда түбәсе кар, боз сөңгеләреннән чистартылмаган торак йорт яки административ бинаның милекчесе җаваплы. Шәһәр Эчке эшләр идарәсендә машина йөртүчеләргә үз автомобильләренең сакланышына игътибарлырак булырга һәм машинаны парковкага куйганда һава шартларын искә алырга киңәш итәләр. Буранлы яки җепшек көн карның түбәдән төшүен тизләтә. Шулай ук түбә кыекларында боз сөңгеләре бармы-юкмы икәнлегенә игътибар итәргә кирәк. Куркыныч янаганын сизсәгез, машинагызны икенче урынга күчерегез.

- Зыян күрүчеләргә тиешле инстанцияләр аша бинаның милекчесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Нәкъ менә ул объектка хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнергә тиеш. Ихтыяҗ булган очракта, бинаның милекчесе альпинистлар ялларга бурычлы. Түбәләре кар һәм боз сөңгеләреннән чистартылмаган торак йортларда махсус табличкалар эленеп торырга тиешлеген дә искәртик. Әгәр түбәне кардан арындырмыйлар икән, идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Безгә әлегә мондый шикаятьләр килгәне юк, - дип хәбәр иттеләр Казан мэриясенең матбугат хезмәтеннән.

Шулай да юристлар машина йөртүчеләргә барлык очракларда да участковыйларны чакыртырга киңәш итми. Барысы да автомобильнең гадәттән тыш хәл вакытында хәрәкәт иткәнме-юкмы икәнлегенә бәйле. Әгәр машина парковкада торган икән, килгән зыянны теркәү өчен участковый чакыртырга кирәк. Автомобиль йорт яныннан хәрәкәт иткән вакытта түбәдән кар яки боз сөңгеләре төшкән очракта исә бу юл-транспорт һәлакәте буларак бәяләнә һәм ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакыртмый хәлең юк. Барлык очракларда да машина хуҗасына автомобиленә зыян килгән урыннарны фотога төшерергә киңәш ителә. Әгәр зыян күрүченең КАСКО полисы бар икән, ул иминият компаниясенә мөрәҗәгать итә ала.

- КАСКО полисы булмаса, түбәсеннән кар төшкән йортка хезмәт күрсәтүче оешма белән судлашырга кирәк. Бу - идарәче компания яки торак милекчеләре ширкәте. Иң элек аларга дәгъва белдерелә. Әгәр судка кадәр килешә алмасагыз, зыянны бәяләп, судка шикаять тапшырасыз, - ди юрист Владлен Копвиллем.

Суд практикасында зур кар кисәге машинаның алгы тәрәзәсен ватып, салон эченә кергән очраклар да булган. Мисал өчен, узган елның язында Казанның Арбузов урамындагы йорт яныннан хәрәкәт иткәндә, автомобильгә түбәдән зур гына кар кисәге төшә. Машинага килгән зыян 24 мең сум белән бәяләнә, эш судта карала. Торак кооперативы автомобиль хуҗасына әлеге акчаны түли. Моннан бер ел элек исә Казанның Киров районындагы идарәче компанияләрнең берсеннән 150 мең сумга якын акча түләттерәләр. Хәл болай була. Машина хуҗасы төшке ашка кайта һәм автомобилен йорт янында калдыра. Түбәдән төшкән кар кисәге машина түбәсен изеп керә.

Шулай ук машина йөртүчеләргә көтелмәгән чыгымнарга да әзер булырга кирәк. Килгән зыянны бәяләү 10-15 мең сумга төшәчәк. Юрист хезмәтенә дә шуның кадәр акча түлисе. Судка дәүләт пошлинасы килгән зыянның күләменнән чыгып процентларда исәпләнә. Әмма бу чыгымнар судта җиңелгән якның эшен тикшерү нәтиҗәләре буенча тулысынча яки өлешчә кайтарылырга мөмкин. Әгәр зыянның күләме 50 мең сумга тулмый икән, эш судта бер ай дәвамында карала. Зыянның күләме зур булса, эшне район судында тикшерү ике айга сузыла. Гаепле якны гадәттән тыш хәл булганнан соң өч ел дәвамында судка бирергә мөмкин, әмма килгән зыянны шунда ук бәяләргә кирәк.

Машинага ауган агач яки давыл куптарган йорт түбәсе зыян китергән очракта да югарыда бәян ителгәнчә эш итәргә кирәк. Барлык очракларда да җаваплылык гадәттән тыш хәл булган участокның яки корылманың хуҗасы җилкәсенә төшә.

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/65300-mashinaңa-tүbәdәn-tөshkәn-kar-zyiyan-salsa-nishlәrgә---yurist-kiңәshlәre.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined