Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Маркетплейсларда ялган орлыкларга юлыкмас өчен киңәшләр

Маркетплейсларда ялган орлыкларга юлыкмас өчен бу сортны Селекция казанышлары дәүләт реестрында (Государственный реестр селекционных достижений) эзләргә кирәк. Бу хакта Мәскәү элемтә һәм информатика техник университетының «Экология» кафедрасы мөдире Виктория Ерофеева хәбәр итә.

«Ялганга юлыкмас өчен, сатып алырга теләгән сортларны Селекция казанышлары дәүләт реестрында эзләргә кирәк. Әгәр үсемлек реестрда юк икән, димәк бу фальсификат булырга мөмкин», – дигән белгеч.

Моннан тыш, ялган орлыкларның башка билгесе – сатучы тәкъдим иткән фотолар. Сатып алырга җыенган сортның табигый тирәлектә, башка кулланучылар төшергән фотоларын эзләргә кирәк. Әгәр мондый фотолар табылмый икән, сатучы сезне алдарга җыена, дигән белгеч.

Ә экзотика үстерергә теләгән кешеләргә иң яхшысы махсус питомникларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда чәчәк атып яки җимеш биреп утырган агачы күрергә һәм үсентеләрен сатып алырга була, дип киңәш итә белгеч.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев