Мандаринга тәм кертү ЫСУЛЛАРЫ
Яңа ел алды ыгы-зыгысы башлана. Гадәттәгечә, бу чорда кибет киштәләре мандариннар белән тула. Әмма кайвакыт цитрус җимешенең әчеләре дә эләккәли. Ник дигәндә, агачтан алар өлгереп җитмәгән килеш җыела. Юлда бозылып, әрәм-шәрәм булмасыннар өчен шулай эшләнә.
Әче мандаринга тәм кертү ысуллары бар. Беренчесе бик җиңел һәм тиз, икенчесе күбрәк вакыт таләп итә.
Озак ысул. Өлгереп җитмәгән мандариннарны җылылык батареясы янына тигез өслеккә тезеп куябыз. Җимешләр берсе-берсенә тиеп тормаска тиеш. Җылылык тәэсирендә алар 3–5 көннән соң өлгереп, татлы булачак.
Җәһәт ысул. Әгәр инде мандаринның өлгерүен көтеп торырга вакыт та, теләк тә булмаса, аңа ярты минут эчендә тәмле тәм кертергә мөмкин. Моның өчен кыска дулкынлы мичне иң югары егәрлектә кабызып, җимешне шунда 30 секундка гына куеп торырга кирәк.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев