Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез?

Россиядә алда торган май бәйрәмнәре соңгы сигез елда иң кыскасы булачак. «SuperJob» компаниясенең юридик практика җитәкчесе Александр Южалин шулай дип белдерде.

Ул аңлатканча, быел май бәйрәмнәре Яңа ел каникулларыннан ял көннәре күчерелмәү сәбәпле кимеде. Нәтиҗәдә, россиялеләр ике тапкыр өчәр көн ял итәчәк.

Бәйрәмнәрнең беренче өлеше 1 майдан 3 майга – җомгадан якшәмбегә кадәр, ә икенчесе 9 майдан 11 майга - шимбәдән дүшәмбегә кадәр дәвам итә, чөнки ял көне дүшәмбегә күчерелгән.

Гомумән алганда, май аенда атнасына биш көн эшләүче хезмәткәрләр өчен 19 эш көне һәм 12 ял көне каралган.

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев