Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Магнит давылы вакытында сәламәтлекне ничек кайгыртырга?

Белгечләр фикеренчә, магнит давылы көтмәгәндә килеп чыга, организмга адаптация өчен вакыт бирми, шул ук вакытта аңа шактый көчле йогынты ясый ала. Кешенең магнит давылын ничек кичерүе организмының аңа ни дәрәҗәдә тиз әзерләнә алуына бәйле.

Төп киңәш — ярсымаска, низаглашмаска, мөнәсәбәтләрне ачыкламаска. Мондый көннәрдә үзеңне тыныч тотарга кирәк.

Кул астында һәрчак кирәкле дарулар булсын. Күбрәк йоклагыз, ял итегез. Алкогольдән бөтенләй баш тартып, күбрәк су эчегез. Гөлҗимеш һәм ромашка төнәтмәләре ясап эчәргә, ә менә каһвәне куллануны чикләргә тырышыгыз.

Бу көннәрдә җиңел ашларга: яшелчә, җиләк-җимеш, ярмалар, диңгез продуктлары, күркә итенә өстенлек бирегез. Күбрәк саф һавада йөрегез, бүлмәне яхшылап җилләтегез.

Авыр хезмәтне, шулай ук спорт белән җитди шөгыльләнүне чикләргә кирәк. Ә менә җиңел генә зарядка ясауның ярдәме тиячәк.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев