Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Лагеркадан Виктор Федоров суга батучы биш баланы коткарган

Без бу хакта язган идек

55 ел элек

Узган 1967 елда районда 400ләп кеше – донорлар 90 килограмм кан тапшырдылар.

“Ленин юлында”, 3 апрель, 1968 ел.

Лагерка авылында салам түбәле йортлар бик аз хәзер. Барлык йортлар да диярлек шифер бимит я калай белән ябылган. 1968 елда монда халык биш телевизор сатып алды. Мотоцикллар да күбәйде.

“Ленин юлында”, 6 апрель, 1968 ел.

50 ел элек

Чирмешән авылында Лениногорск горгазының газ хезмәте филиалы әле күптән түгел генә оештырылды. Хәзер инде газ плитәләре һәр йортта диярлек бар. Газ хезмәте хезмәткәрләре кирәк вакытта газ баллоннарын тоткарлыксыз алыштыралар.

“Ленин юлында”, 21 апрель, 1973 ел.

Безнең районда югары белемле 13 врач эшли, шуларның 4се – хатын-кыз. Сәламәтлек саклау өлкәсендә 100 шәфкать туташы хезмәт куя.

“Ленин юлында”, 27 апрель, 1973 ел.

45 ел элек

Терлекчелек-сөтчелек фермасы хисапчысы Виктор Федоров (Лагерка авылы) буада бозлар арасында биш баланың тыпырчынуын күрә һәм телогрейкасын, итекләрен салып суга сикерә.

Кече яшьтәге балалар ярга чыгарыла. Соңыннан ачыкланганча, алар буа ярындагы карда уйнаган вакытта кинәт кар ишелгән һәм алар суга егылып төшкәннәр.

“Ленин юлында”, 14 апрель, 1978 ел.

40 ел элек

Чирмешәндә тагын бер җәмәгать туклану ноктасы – “Спутник” кафесы клиентлар кабул итә башлар. Районыбызда беренче ачылучы бу кафе берьюлы 40 кешегә хезмәт күрсәтә ала.

“Ленин юлында”, 22 апрель, 1983 ел.

30 ел элек

Түбән Чегодай авылының барлык йортларында да диярлек табигый газ яна.

“Ленин юлында”, 5 апрель, 1993 ел.

Районда яңа колхоз – “Әмир” колхозы оешты. Аның тәүге җыелышы да булды.

“Ленин юлында”, 5 апрель, 1993 ел.

1993 елның 1 апреленә район хуҗалыкларында 21603 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 6500 баш сыер асрала. Дуңгызларның һәм сарыкларның саны 18236 һәм 29920 баш.

“Ленин юлында”, 7 апрель, 1993 ел.

Кара Чишмә авылында яшәүче экстрасенс Сәйфетдин Гайфетдиновка теге яки бу чирдән арынуда күрсәткән ярдәме өчен, рәхмәт белдереп, редакциягә хатлар килү дәвам итә.

“Ленин юлында”, 17 апрель, 1993 ел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев