Лагерка авылында элемтә сыйфаты яхшырачак, диләр
Безнең Лагерка авылы янында яңа элемтә вышкасы бастыралар. Бу нәрсә өчен эшләнә икән?
Әлеге уңайдан Лагеркада шушы эшләрне башкаручы җәмгыять белгече Роман Титовтан мондый җавап алдык: -2022 елдан башлап, Татарстанда аз санлы торак пунктларда яшәүчеләрне заманча санлы технологияләр белән тәэмин итү максатында цифрлы тигезсезлекне бетерү федераль программасы (устранение цифрового неравенства) тормышка ашырыла башлады.
Әлеге программа нигезендә 100дән алып 500 кешеле торак пунктларда 3G һәм 4G стандартлары буенча мобиль радиокапланыш булмаса яки ул сыйфатсыз булса, резерв универсаль хезмәт күрсәтү фонды средстволарыннан 4G стандарт база станцияләре урнаштырыла. Татарстанда шундый 624 торак пункт исәпләнә. Тавыш бирү өчен https://www.gosuslugi.ru/inet. адресы буенча махсус бүлек тә булдырылды.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, Лагерка авылы федераль программага керде. Хәзер биредә опора - вышка бастырылды, ай ахырына кадәр кәрәзле элемтә җиһазы урнаштырылачак. Монда яшәүчеләр өчен мобиль элемтә һәм мобиль интернет тотрыклы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев