Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ни өчен аккан суга карарга кирәк?..

Күзләр белән бәйле бик күп сынамышлар бар.

Үлгән кешенең күзләренә карамагыз. Артыннан китәсегез килмәсә...

Ялтыраган кыйммәтле ташларга озак карамагыз. Алар сезнең акылны алырга мөмкин. Шул ук сәбәп буенча, тулган Айга да озак карап торырга ярамый.

Соңгы арада тормышыгызда күңелсезлекләр күбәйдеме? Аккан суга карап торыгыз. Утка карап тору да яхшы, ул башыгызда кайнаган проблемаларны “яндырырга“ тиеш.

Гөнаһсыз сабыйларның күзләренә ешрак карагыз. Җаныгыз ни теләгәнне аңларсыз.

Әниегезнең күзләренә карарга яратасызмы? Бу карашыгыз аңа озын гомер бүләк итәргә тиеш.

Уң күзегезгә тузан керсә — яхшыга. Сул күзегезгә керсә, сак булыгыз.

Күзгә керфек керсә, теләкләр үтәлүгә икән.

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев