Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кыярны ничек иртә өлгертергә?

Яз соң килсә дә, уңышны иртәрәк алып була. Бу уңайдан берничә киңәшкә игътибар итегез.

— Теплицага утыртылачак кыярны - апрель урталарында, ачык түтәлгә исә майның беренче декадасында утыртырга киңәш ителә. Бу очракта кыярны күршеләрегездән бер айга алдарак ашый башларсыз. Димәк, июнь башларында өстәлегездә беренче кыярлар булачак, — дип киңәш итә Русия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы белгечләре.

Тик быел яз соң килү сәбәпле, кыяр утырту вакыты да беркадәр соңгарак калынды. Димәк, теплицага - апрель ахыры, ә ачык түтәлгә майның 15ләреннән соң гына утырту дөрес булыр.

Әгәр кыярга җылы җитмәсә, ул озынга үсә башлаячак. Бу очракта аны тирәнгәрәк төртеп яисә туфрак өстәп коткарырга була. Теплицага, я ачык түтәлгә утыртылачак үсентенең 3-4 яфрагы булырга тиеш. Җир әйбәт булса, кыярга өстәмә ашламалар кертү кирәкми. Шулай да, үсентеләр хәлсезрәк күренсә, минераль ашлама кертергә кирәк булачак. Моны шытымнар чыгуга ике атна үткәч эшләргә кирәк, икенче тапкыр ашламаны үсентене күчереп утыртыр алдынан бер-ике көн алдан кертегез. Ашлама 10 литр суга бер аш кашыгы чамасы алына.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев