Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кышын иртәрәк йокларга ятыгыз!

Галимнәр моның ни өчен кирәклеген исбатлаган.

Төрле яктылык чыганакларының кеше йокысына йогынтысы турында күп тикшерелгән, ләкин Берлин сәламәтлек институты, Charité-Universitätsmedizin Berlin университеты клиникасы галимнәре сезоннар үзгәрүенең йокыга нинди йогынты ясавын белергә булган.

Тикшеренүгә алар йокысызлыктан җәфаланучы 17-81 яшьлек 98 хатын-кыз һәм 90 ир-егетне җәлеп иткән. Аларның һәрберсе өч төн дәвамында полисомнография (йокы өйрәнүе) узган, өстәвенә, аларга будильник куллануны тыйганнар. Лабораториянең дә үзенчәлеге бар: аның тәрәзәләре көнчыгышка яисә көнбатышка чыга һәм тулысынча капланган яисә ачык була.

Нәтиҗә шуны күрсәткән: кышын йокы уртача 62 минутка озаграк дәвам итә. Көз көне, йоклап киткәннән соң тиз йокы фазасы язга караганда 25 минутка кыскарак, кышын 30 минутка озынрак.

Акрын дулкынлы йокыга килгәндә (нәкъ менә бу вакытта баш мие чыннан да ял итә), ул кышын да, җәй дә тотрыклы булып чыккан, ләкин көз көне сентябрьдә иң югары күрсәткечләр белән кимегән — февраль белән чагыштырганда, аерма 31 минут тәшкил иткән. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, галимнәр, кышын хәлеңне яхшырту һәм яхшырак ял итү өчен йокларга иртәрәк ятарга кирәк, дигән нәтиҗәгә килгән.

"Кышын озаграк йоклау һәм иртәрәк яту хәлне яхшырта ала. Моннан тыш, сәгатьне елына ике тапкыр күчерү кеше физиологиясендә сезонлы үзгәрешләрне җиңеләйтә", — дип белдерә тикшеренүчеләр.
 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев