Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кышкылыкка алып куйган сарымсак бозыла башладымы әле?

Бакчадагы уңышлар җыелып бетте, хәзер инде кыш буе алар белән сыйланасы һәм... саклыйсы гына бар. Яшелчәләрне саклау аларны үстерүдән бер дә җиңелрәк түгел. Җәй буе үстергән кишерне яисә суганны чиләкләп түккән чаклар да бар...

Ә чери башлаган сарымсакны нишләтергә? Иң беренче чиратта "авыру" яшелчәләрне "сәламәтләреннән" аерып алыгыз. Аннары бозылган урыннарын кисеп алып, сарымсак тырнакларын турагыз. Шунана сарымсакны җәеп, коры һәм җылы урында киптерегез. 2 көн саен аны бутап торырга онытмагыз.

Гадәттә, 2-14 көндә сарымсак кибә. Кипкән сарымсакны кофемолка аша чыгарып, аннан тәмләткеч ясыйбыз да банкаларга тутырып куябыз. Әлеге тәмләткечне аш-су әзерләүдә куллану күпкә җиңел. Әйткәндәй, кипкән сарымсакның исе дә тәмлерәк була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев