Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Кышка эшләнмәләрнең кайсы зарарлы?

Эшлисең-эшлисең дә, ачкач агуланасың!Кирәкмәс иде...

Диетолог Елена Соломатина аның хәтта бер порция дә авыр чиргә - ботулизмга китерергә мөмкин ди:

- Гөмбәләрнең барлык төрләре дә иң куркыныч санала. Бу аларның күзәнәкле структурасы һәм клостридия споралары саклана алган җиргә якын үсүләре белән бәйле. Алар ботулизм китереп чыгаручы токсиннар бүлеп чыгара, ә бу куркыныч авыру, - дип белдерде эксперт.

Ботулотоксин биш сәгатьтән дә кимрәк кайнаганда да үлми. Шулай ук бактерияләрнең споралары ярты ел «йокларга» һәм банкта активлашырга мөмкин. Агу аеруча балалар, өлкәннәр һәм хроник авырулы кешеләр өчен куркыныч.

Агулану симптомнары транзитор ишемия яки инсультка бик охшаган, әгәр кешенең элегрәк гөмбә ашаганын белмәсәләр, табиблар диагнозны дөрес куймаска мөмкин.

Шуңа күрә гөмбә белән агулану - бик мәкерле халәт, вакыйгалар үсеше ярдәм күрсәтүдә тоткарлык аркасында шактый начар булырга мөмкин.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев