Кыш сәламәтлегебез өчен иң файдалы чор
Салкын көннәре белән күпләрнең күңеленә ятмаса да, кыш сәламәтлегебез өчен иң файдалы чор санала.
- Кышкы һава файдасы буенча диңгез һавасыннан бер дә калышмый! Кышкы һавада кислород җәйгесенә караганда 30 процентка күбрәк, дип ышандыра галимнәр. Өстәвенә салкын көннәрдә һава тузаннан һәм зарарлы кисәкчәләрдән дә чистара.
- Кышын саф һавада йөгерү җәйгегә караганда фигура өчен күпкә нәтиҗәлерәк булачак. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, салкында 15 минут күнегүләр ясау җәйге бер сәгатьлек күнегүләрне алмаштыра.
- Салкында кан әйләнеше, метаболизм яхшырак, организмда бәхет гормоны (серотонин) һәм эндорфиннар бүленеп чыга. Болар тән тиресенә уңай йогынты ясый.
- Салкын һаваның күңелне күтәрүе, дәрт өстәве дә фәнни яктан күптән расланган. Салкынча бинада эшләүче кешеләр, җылыда утыручыларга караганда, алларына куелган бурычларны яхшырак үти икән.
- Ак төс – иң яхшы психолог. Ул агрессияне киметергә сәләтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев