Кырынды янында булган юл һәлакәтендә биш кешенең гомере өзелде
Кичә кичке сәгать бишләр тирәсендә Кырынды авылы тирәсендә булган коточкыч фаҗигадә биш кешенең гомере өзелә.
ВАЗ-21140 автомобилен йөртүче 32 яшьлек ир-ат, руль белән идарә итә алмыйча, каршы як полосага чыга һәм КамАЗ машинасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, җиңел автомобиль йөртүче дә, аның дүрт пассажиры да фаҗига урынында җан бирәләр. Пассажирларның берсе – ун, икесе өч яшьлек балалар була. Һәлак булучылар – Удмуртиянең Алнаш районы кешеләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев