Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Күрше районнар Чирмешән аграрийларына техникаларын тәртипкә китерергә булыштылар

Узган атнада, 19 ноябрьдә, безнең районда дәүләт техника күзәтчелеге инспекторлары рейдка чыкты. Җирле белгечләргә Нурлат һәм Яңа Чишмә районнарыннан хезмәттәшләре дә кушылды. Чара ведомствоның республика идарәсе йөкләмәсе буенча оештырылды.

Рейдның максаты - район инспекторына практик ярдәм күрсәтү һәм авыл хуҗалыгы техникасы хуҗаларына техникаларын тикшертүне вакытында узуның мөһимлеген искәртү.

Эш сәфәре барышында районның Иске Кади, Иске Котыш, Яңа Кади, Ульяновка, Яңа Элмәле, Иске Үтәмеш, Шешминка, Лашман һәм Чирмешән авыл җирлекләре тикшерелде.

-Беренче чиратта, территорияләрендә трактор һәм башка үзйөрешле техникаларның еллык техник карау проценты түбән булган җирлек башлыклары белән эшләдек, , - дип аңлатты Дәүләт техника күзәтчелегенең бүлеге начальнигы Алексей Мордвинов. - Аларга моны үтмәгән хуҗаларның исемлекләре тапшырылды һәм бу хәлне уңайга хәл итү кирәклеге турында хәбәрнамәләр тапшырылды. Авыл җирлекләре башкарма комитетларының үз техникаларына аерым игътибар бирелде.

Документлар белән эшләүдән тыш, инспекторлар 8 берәмлек техниканы кырларда файдаланган вакытта ук тикшергәннәр.

Рейдның төп нәтиҗәсе - профилактика эшен көчәйтү. Җирлекләр башлыкларына ел саен расланган график буенча техосмотр үткәрүнең кирәклеген халыкка аңлату бурычы куелды. Бу штрафларны булдырмаска һәм, иң мөһиме, авылда техниканы имин файдалануны тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев