Күңел бизәкләре
Һәр районнан иң оста җырчы, биючеләр, остакуллар килеп, Казан халкына һөнәрләрен күрсәтә.
Беренчеләрдән булып башкалабызда Чирмешән үзешчәннәре булып китте. Былтыр бөтен осталыкларын күрсәтеп бетергәннәр дисәк, ялгышканбыз икән, быел да күргәзмә киштәләре милли сувенирлардан сыгылып тора, бизәкләрдән күзләр камаша иде. Бигрәк тә Әмир һәм Түбән Кәминкә авылларының остакуллары гаҗәпкә калдырды.
Әмир авылы татар дөньясында эшмәкәр Әгъләмовлар белән дан тота. Алар уздырган Әмир авылы көннәре турында ишетмәгән кеше сирәктер. Миндар һәм Фазыл Әгъләмовлар туган авыллары өчен җан атып яши. Мәчетне төзекләндергән, зиратка су үткәргән, ике урамны тоташтырып матур күперләр салган, һәр ел саен авыл бәйрәмендә яңа туган балаларга 100 мең сум акча бүләк итәләр. Сугыш чоры балаларына (26-27 кеше) һәр ай саен 2 меңлек азык-төлек бирәләр. Боларны горурланып Әгъләмовларның туганы Гөлшат ханым сөйләде. Ул үзе Әмирдә «Ак калфак» оешмасын җитәкли һәм китапханә эшен алып бара. «Ак калфак» осталары Казанга бик матур итеп чиккән сөлгеләрен алып килгән. Үзләре чигеп кенә калмыйлар, борынгыдан килгән һөнәрләрне яшьләргә өйрәтергә омтылып, төрле осталык дәресләре оештыралар. Каникуллар вакытында Чаллы, Әлмәт, Себердән әбиләренә кунакка кайткан балаларны да чутласаң, утызлап кеше җыела, ди. Хәзер бала-чаганы китап белән кызыктырып булмый, остаханәгә килгәч исә барыбер бер китап булса да кыстырып китәләр, дип сөйләде Гөлшат Әгъләмова. Элек авыл һәм шәһәр балалары нык аерыла иде, хәзер аерма юк дияргә була, шуңа күрә бик тиз дуслашалар, бердәмләшеп осталык дәресләренә киләләр, дип ул үзенчә кызыклы нәтиҗә дә ясаган.
Әмирнең «Ак калфаг»ыннан аерылып китеп булмый, янәшәдә исә тагын бер «Ак калфак» ымсындыра. Түбән Кәминкә авылының җыр, бию ансамбле бу. Андагы ханымнар концертлардан бушаган арада шулай ук чигү чигә икән. Концерт костюмнарына чигүләрне дә үзләре башкарган. Аннан кала авылларындагы кияүгә чыгучы кызларга килен сөлгесе чигеп бирәләр. Авылыбызга киләсе елга 500 ел тула, дип горурланып сөйләде ханымнар. 9 еллык мәктәпләре эшләп килә. Чирмешән халкы суган үстерү белән дан тота. Күптән түгел анда «Суган басуы» дип исемләнгән фестиваль үткәреп, 1,5 метр диаметрлы суган бәлеше әзерләделәр. Суган үстерү аеруча Югары һәм Түбән Кәминкә, Ибрай Каргалы, Туймәт, Кара Чишмә авылларында нык үскән. Суган сатып авылыбызда зур-зур таш йортлар салдылар, дип горурланып туя алмый «Ак калфак» ансамбле ханымнары. Дөрес, соңгы елларда, элгәре вакытлар белән чагыштырганда, суган чәчү күләме кимегән. Чирмешән суганының даны исә шул ук. Әнә, Әлмәт базарында әрмәннәр үз суганнарын чирмешәннеке дип алдалап сата, ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев