Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Красная Поляна авылы ягындагы урманнарда корткычларны агулыйлар

Светлогорск участок урманчылыгына караган 92 нче кварталда, ягъни районның Красная Поляна авылы ягындагы урманнарда, 5 майдан башлап, корткычлар чыганакларын бетерү буенча чаралар үткәреләчәк.

Чирмешән урманчылыгыннан хәбәр итүләренчә, чара әлеге кварталның 1,2,3,4,8,9,10,11,12,13,14,15 бүлемнәрендә – 65,2 гектарда башкарылачак.

Урман үсентеләрен “Россия Федерациясендә куллануга рөхсәт  ителгән пестицидлар һәм агрохимикатлар дәүләт каталогы”на кертелгән Bacillus thuringiensis, var. kurstaki (спорово-кристаллический комплекс БА-2000 ЕА/мг, 10 млрд спор/г. ким булмаган титр күләмдә)  биологик препараты белән тәэсир итүче матдәдә өстән сиптереп эшкәртелә. Бу чорда  әлеге урыннарга гражданнарның керүе,  терлекләр көтү,  дару үләннәре җыю, умарталыклар урнаштыру тыела. Югарыда күрсәтелгән участоклардан 7 километр  радиуста  умарталар очуына юл куймау зарур.  

фото: Минлесхоз

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев