Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кояшта янган тәнгә кефир сөртмәгез

Табиб моның тагын да ныграк зыянлы булуын кисәтә.

Кыздырган кояш астында пешкән урыннарга каймак яисә кефир сөртү дөрес түгел. Бу хакта Мәскәү Дерматовенерология һәм косметология фәнни-гамәли үзәгенең баш табибы Ольга Жукова белдерә.

Каймак тире пешүен көчәйтә генә, ә кефир бактериаль инфекция китереп чыгарырга мөмкин. "Бу сөт продуктларында лактобактерияләр бар, — дип аңлата табиб. — Ә каймакта — майның югары проценты". Болар барысы да кояшта пешү нәтиҗәләрен көчәйтергә мөмкин. Шулай ук косметик чаралар һәм спиртлы лосьоннар кулланырга ярамый. Алар тирене киптерә һәм аны яраларга мөмкин.

Беренче ярдәм итеп кояшта кызарган урынга салкын әйбер куеп тору дөрес булачак. Белгеч моның өчен ромашка, шалфей яки йомшак кара чәй төнәтмәсенә чылатылган мамык яисә марля кулланырга киңәш итә. Аннары тирене кояш пешүенә каршы медицина аэрозоле белән эшкәртергә кирәк.

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев