Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

“Кореячә кишер” файдалымы?

Тикшерүләр үткәргән “Туклану һәм биотехнологияләр” үзәге галимнәре шундый фикергә килгәннәр.

Бу файдалы яшелчәдә булган каротиноидлар кеше өчен антиоксидантлар (алар организмны зыянлы матдәләрдән саклый) булып хезмәт итәләр икән. Алар күзәнәкләрнең зарарлануына каршы тора ала һәм организмны төрле чирләрдән саклаучы ролен үти. Шулай итеп, каротиноидлар инфекцияле чирләрне “тезгенли”, акыл дәрәҗәсен үстерә, шул ук вакытта яман шеш авыруларына каршы торырга булыша.

“Кишерне “кореячә” әзерләсәгез, ул тагын да файдалырак, – ди үзәк галимнәре. – Мондый ризык ирләрдә простата яман шеше барлыкка килүне киметә”.

Болай итеп әзерләнгән кишердә барлык файдалы матдәләр яхшы саклана, составында үсемлек мае булгач андагы витаминнар яхшырак үзләштерелә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев