Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Коралны теләсә кем ала алмый

Мылтык сатып алырга телим. Моның тәртибен аңлатып бирә алмас­сызмы икән. Алексей. - Озын, шома көпшәле ату коралына беренче тапкыр лицензия алырга теләүчеләр махсус учреждениеләрдә укып, таныклык алырга тиешләр,- ди "Чирмешән" муниципальара бүлек хезмәткәре Радик Закиров. - Моның өчен Әлмәттә "Страж - профессионал" учреждениесе бар. Аннан соң медицина тикшерүе узганлыкка белешмә...

Мылтык сатып алырга телим. Моның тәртибен аңлатып бирә алмас­сызмы икән.
Алексей.

- Озын, шома көпшәле ату коралына беренче тапкыр лицензия алырга теләүчеләр махсус учреждениеләрдә укып, таныклык алырга тиешләр,- ди "Чирмешән" муниципальара бүлек хезмәткәре Радик Закиров. - Моның өчен Әлмәттә "Страж - профессионал" учреждениесе бар. Аннан соң медицина тикшерүе узганлыкка белешмә (формасы полиция бүлегендә бар) булуы мәҗбүри. Эш һәм яшәү урыннарыннан характеристикалар, паспорт күчермәсе дә кирәк.
Болардан тыш, участок инспекторы яшәү урынында булып, коралны саклау шартлары белән танышып (сейф булуы мәҗбүри) гаилә әгъзаларыннан корал сатып алуга каршы килмәүләре турында рапорт язачак. Ау белән шөгыльләнергә теләүчеләрдән, шулай ук аучылар җәмгыяте әгъзасы булу турында ау билеты да сорала.
Агымдагы елда "Чирмешән" муниципальара бүлегенә, үзләре теләп, 42 кеше мылтыкларын китереп биргәннәр.
Әлеге таләпләр үтәлсә, корал сатып алырга да мөмкин. Әмма бу мәсьәләгә караш бик җитди булырга тиеш, корал белән саксыз эш итү фаҗига китереп чыгарырга мөмкин. Мондый очраклар безнең районда да теркәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined белеп торыгыз