Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Контракт буенча хәрби хезмәттәгеләргә ай саен 204-242 мең сум хезмәт хакы түләнә

Чирмешән районнан 25тән күбрәк кеше килешү (контракт) буенча махсус хәрби операция зонасында хезмәт уза.

Андый хәрби хезмәткәрләргә нинди ташламалар һәм социаль гарантияләр каралган? Бу хакта Аксубай һәм Чирмешән районнары буенча хәрби комиссар Сергей Иванов түбәндәгечә аңлатма бирде:

- Контрактны 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге, сәламәтлекләре яхшы кешеләр бер, өч һәм биш елга төзи алалар.  Аларга бер тапкыр 195 мең сум түләү каралган. Хезмәт хакы барлык хәрбиләрнеке дә бертөрле түгел, ул нинди вазыйфа биләү белән бәйле, аена 204 мең сумнан башлап - 242 мең сумга кадәр, офицерларга күбрәк тә. Моннан тыш, килешү нигезендә хезмәт узучыларга төрле өстенлекләр каралган. Килешү төзегәндә үк хәрбинең гомере һәм сәламәтлеге иминиятләштерелә, ипотека кредиты ярдәмендә кыска вакытта торак алу мөмкинлеге бар, аларның балаларына уку йортларына кергәндә ташламалар ясала, шулай ук хәрбигә һәм хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай медицина хезмәте күрсәтелә, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы статусы бирелә, эш урыннары саклана.

Контракт буенча хезмәт итүнең өстенлекләре, ташламалар турында тулырак Россия оборона министрлыгы һәм республика хәрби комиссариаты сайтларыннан укып танышырга мөмкин.

Контракт нигезендә хезмәт узарга теләге булганнарны хәрби комиссариатка чакыралар. Белешмәләр өчен телефон: 8 (84396) 2-26-55.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев