Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Көндез Татарстанда бераз кар, бозлавык һәм салкын булуы көтелә

Бүген, 6 гыйнварда, Татарстанда элегрәк урнашкан салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Көндез урыны белән бераз кар яварга мөмкин, Казанда кар көтелми, дип искәртә синоптиклар.

Төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан секундына 3-8 метр тизлектә җил исәчәк. Юлларда, шул исәптән ТР башкаласында да, бозлавык барлыкка киләчәк.

Төнге һәм иртәнге салкыннардан соң (-26, аязган вакытта -30 градуска кадәр) термометрның терекөмеш баганасы -16..-21 градустан (Казанда -17..-19 градустан) да югары күтәрелмәячәк.

Татарстанда аномаль салкыннар аркасында кисәтү игълан ителгән иде, ул 4-9 гыйнварда гамәлдә булачак. Шул ук вакытта, гыйнвар аенда республикада кар гадәттәгедән күбрәк явар дип көтелә. Айның беренче көннәрендә температура нормадан сигез градуска түбәнрәк булачак.

Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты профессоры Юрий Переведенцев элегрәк белдергәнчә, шуңа да карамастан 2024 ел тулаем алганда бик җылы булыр дип көтелә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев